Розалина үз авырлык категориясендә өченче булды.
11 майдан 14 майга кадәр Казахстанның Актүбә шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча халыкара турнир узды.
Татарстан җыелма командасы составында “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Ришат Сәгыйров шәкерте Розалина Садыйкова чыгыш ясады.
76 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә шактый көндәшләрен артта калдырып, Розалина өченче урынга чыкты.
Аңа киләчәк бәйгеләрендә дә зур уңышлар телибез.
Нет комментариев