Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район командасы – икенче урында

"Олимп" спорт комплексында узган "Сәламәтлек" республика авыл спартакиадасында безнең футболчылар киеренке көрәштә икенче урынга чыгып, район җыелма командасының уртак зачеттагы очколар санын бермә-бер арттыра алдылар.

Олег Пахомов
Авыл спартакиадасы инде ахырына якынлашып килә (планлаштырылган уналты спорт төреннән ирләр һәм хатын-кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар һәм өстәл теннисы буенча турнир гына үткәрергә калды). Шуңа күрә спортчыларның һәр уңышлы чыгышы командаларның исемлектәге урынына зур йогынты ясый. Шуны исәпкә алып, футбол буенча призлы урынга чыгу безнең командага бик кирәк иде. Тик моны эшләү бер дә җиңел булмады: безнең әле күптән түгел генә оештырылган команда башка елларда призерлар исемлегенә керә алмыйча, узган елда гына беренче тапкыр мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелә алды. Балалар турнирларында җиңү яуларга күнеккән егетләр мондый хәлгә бер дә сөенмәделәр һәм аларга бу җиңү яулау өчен тагын бер этәргеч булды.
Быел оештыручылар программаны аз гына үзгәртеп, турнирны боҗра системасы буенча үткәрергә булдылар. Нәтиҗәдә спартакиада финалына чыккан сигез командага өч көн эчендә җидешәр матчта уйнарга туры килде. Егетләр шактый арысалар да, барыбер җиңүгә ирешү өчен бар көчләрен биреп уйнадылар. Командаларның һәрберсе ахырга кадәр финалга чыгу гына түгел, алтын медальгә таба баруын исәпкә алып, бу икеләтә кыен булды.
Турнир алдыннан җирәбә салу буенча, финалда безнең район һәм Саба футболчыларына уйнарга туры килде. Нәкъ шушы уен турнирның алтын медалистларын билгеләде. Бронза призеры да турнирның финал алдыннан үткән очрашуында гына ачыкланды.
Ярыш башында безнең егетләргә аеруча авыр булды. Беренче чиратта, бу башка командаларның моңа кадәр дәрәҗәле ярышларда катнашып, азмы-күпме тәҗрибә туплавына бәйле. Ә безнең футболчыларга, башкалардан аермалы буларак, уен сезонын яңа баштан диярлек башларга туры килде. Турнир ярышларында да беренче уенда Теләче командасын 5:0 исәбе белән ышанычлы җиңеп (Эдуард Малыгин - өч, Данил Шинкарев белән Денис Никифоров берәр туп кертте), алар көтмәгәндә Кукмара командасына 1:3 исәбе белән оттырдылар (тупны Никита Никифоров кертте). Ярыш лидерлары исемлегенә керү өчен, егетләргә зур тырышлык куярга туры килде: 1:0 исәбе белән Алексеевск футболчыларын җиңәбез дигәндә (тупны Александр Изосимов кертте), алар финалга аз гына вакыт калып барганда капкага бер туп керттереп, уенны тигез исәп белән тәмамладылар һәм ике очко югалттылар. Әлки командасы белән матчта уен бетәргә ике минут калгач, безнең команда менә-менә 2:1 исәбе белән җиңелергә тиеш булды. Бу очрашуда оттырсалар, призлы урын алу өчен мөмкинлек бөтенләй булмас иде. Тик уенның соңгы мизгелләре бу матч өчен генә түгел, бөтен турнир өчен истә калырлык булды. Зур тырышлык куеп, безнең футболчылар исәпне тигезләп кенә калмыйча (Данил Шинкарев), көндәшләре капкасына җиңү тубын да кертә алдылар (Никита Никифоров). Бу җиңү команданы канатландырып җибәрде һәм алар Ютазы футболчыларын 4:0 исәбе белән тар-мар иттеләр (Эдуард Малыгин - ике туп, Герман Харламов белән Сергей Герасимов берәр туп), ә Лаеш командасы белән уенда тагын өч очко оттылар.
Байлар Сабасыннан килгән, республика ярышларында берничә тапкыр җиңүче исемен алып, Россия турнирларында катнашкан бик көчле команда белән хәлиткеч матчта безнең футболчыларга уңыш елмаймады. Бар көчләрен биреп уйнасалар да, җиңүне көндәшләренә бирергә туры килде. Башта безнең капканы ныклап саклаган уенчыларга үзләренә дә берничә тапкыр Әлки командасы капкасына туп кертү мөмкинлеге бирелде. "Син кертмәсәң - сиңа кертәләр" дигән футбол аксиомасы бу юлы да дөрес булып чыкты. Зоналарда хата җибәрү нәтиҗәсендә безнең капкага көндәшләренең ике тубы керде. Тик Никита Никифоров керткән туп уенчыларда тагын өмет уятты. Көндәшләрен үз капкаларына кысрыклагач, алар тупас алымнардан файдалана башладылар. Кыска вакыт эчендә судья ике сары карточка күрсәтте (алар кызыл булса, дөресрәк булыр иде). Шулай да судьялар турнир лидерлары яклы булганга күрә, җиңүне дә аларга бирделәр.
Нәтиҗәдә безнең команда икенче урынга һәм көмеш медальләргә лаек булды. Алда әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, команда составында голкипер Денис Аникин, Евгений Земсков, Дмитрий Кузнецов һәм Андрей Пашагин, Эдуард Малыгин уйнады. Моннан тыш, Денис турнирның иң яхшы капкачысы, ә Эдуард - иң оста һөҗүмчесе дип табылды. Аларның бу уңышларын республиканың "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов билгеләп үтте. Аеруча ярышның иң яшь уенчысы Никита Никифоровны билгеләп үтәсе килә. Кичә генә әле ул мәктәп командасы составында уйнаган иде, ә бүген инде олылар командасы белән җитәкчелек итеп, авыр минутларда югалып калмый торган чын лидерга әверелде.
Команда тренеры Владимир Постников билгеләп үтүенчә, егетләр оста уйнадылар һәм турнир алар өчен нәтиҗәле төгәлләнде. Шулай да мондый дәрәҗәле ярышларда уңышка ирешү өчен, даими рәвештә шөгыльләнергә, башка командалар белән уйнарга кирәк. Шул очракта гына без башкалар белән бертигез дәрәҗәдә уйнап, аларны җиңеп чыга алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев