Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол турниры киеренке булды

"Олимп" спорт комплексында кече шәһәрләр кубогына уздырылган турнир уеннарга бик бай булды: өч көн дәвамында монда 42 матч үткәрелде! Уенның һәрберсе киеренке һәм мавыктыргыч узды. Соңгы минутларга кадәр җиңүче билгеле булмаганга күрә, тамашачылар матчларны аеруча кызыксынып карадылар. Традицион турнир соңгы елларда бездә генә уздырыла. Уеннар уздыру, яшәү һәм ял итү...

Безнең команда мондый турнирларда даими катнашып килсә дә, уенчыларның артык яшь булуы аркасында бер тапкыр да җиңүче була алмады. Быел тренер Владимир Постников яшьләрдән һәм тәҗрибәле уенчылардан торган әйбәт команда җыйганга күрә, медальләр алу өчен мөмкинлек барлыкка килде. Ә көзен безнең егетләр "Сәламәтлек" авыл республика спартакиадасында призерлар исемлегенә керә алганнар иде.
Башта уен безнең файдага барган кебек булды. Беренче матчта Сергей Герасимов, Андрей Пашагин һәм Александр Изосимов керткән туплар белән безнең команда Минзәлә футболчыларын 3:2 исәбенә җиңде, аннары Югары Ослан командасын 7:0 исәбе белән тар-мар итеп, вакытыннан алда чирек финалга чыкты.
Уен белән бөтенләй бәйле булмаган проблемалар нәкъ шул вакытта башланып китте. Саба футболчылары белән зур әһәмияткә ия булмаган уенда команданың иң оста һөҗүмчесе Эдуард Малыгин күзен җәрәхәтләп, турнирны дәвам итә алмады. Ике кеше өчен уйнаучы Никита Никифоров уен тәмамланырга аз гына вакыт калып барганда исәпне тигезләсә дә, кунаклар капкачыларын башка уенчыга алыштырып, соңгы минутта тагын бер туп керттеләр һәм 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар. Менделеевскидан килгән команда белән уенда да шундый ук диярлек хәл кабатланды. Беренче таймда ук аягын авырттырып, Никита Никифоров уенны дәвам итә алмады һәм иң тәҗрибәле уенчыларын югалткан командага аеруча авыр булды. Көндәшләре уен ахырында контратака үткәреп, безнең капкага бер туп керттеләр һәм уенны 1:0 исәбе белән тәмамладылар. Шулай итеп, иң яхшы дүрт команда арасына керә алмасалар да, безнең футболчылар үзләрен тәҗрибәле уенчы итеп күрсәттеләр. Киләчәк уеннарда алар тагын да күбрәк тәҗрибә туплап, җиңүгә ирешә алырлар дигән ышаныч зур.
Финалда Кукмара командасын 1:0 исәбе белән җиңгән Нурлат футболчылары нәтиҗәдә турнир чемпионы дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Өченче урын өчен уен үткәрелмәгәнгә күрә, аны ярымфиналга чыгучы Саба һәм Менделеевск командалары бүлеште.
Фото: http://amfur.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев