Чара Кышкы ГТО фестивале кысаларында үткәрелә.
12 февральдә Болгарда шәһәр ипподромы янында, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Татарстан чаңгы юлы-2022» традицион массакүләм ярышлары узачак.
Алар кышкы ГТО фестивале кысаларында уздырыла. Барлык теләүчеләр чаңгыда йөгерү нормативларын тапшыра алачак.
Катнашучылардан гаризалар 9.30дан 10.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. Узыш исә ачу тантанасыннан соң сәгать 11да башланып китәргә тиеш. Ярышларда сәламәтлек буенча чикләүләре булмаган һәр кеше катнаша ала.
Нет комментариев