Болгар “Волна”сы футболчылары республика Кубогы финалында катнаштылар
Спорт

Болгар “Волна”сы футболчылары республика Кубогы финалында катнаштылар

Бәйгедә Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән унике команда көч сынашты.

Буа шәһәренең “Яшьлек” спорт комлексында 2011-2012 елда туган юниорлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал ярышлары узды. Ярышларда республика район һәм шәһәрләреннән унике команда катнашты.

Командалар төркемнәр буенча көч сынашты. Безнең “Волна”га “Буа-2” һәм “Минзәлә” командалары белән уйнарга туры килде.

Нәтиҗәдә “Волна” бәйгенең ярымфиналына чыгып, өченче урынны алды. Аларга диплом тапшырылды.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев