Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең уенчылар сынатмады

Шәһәр көне бәйрәме уңаеннан Болгарда төрле кызыклы спорт чаралары үткәрелде. Мәсәлән, "Олимп"янындагы мәйданчыкта футбол сөючеләр көч сынашты. Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Эдуард Малыгин командасы иң оста уйнаучылар булып чыкты, аның составында Сергей белән Иван Герасимовлар, Роман Захаров, Радик Нәфыйков һәм Кирилл Королев бар иде. Алар барлык көндәшләрен...

Шәһәр көне бәйрәме уңаеннан Болгарда төрле кызыклы спорт чаралары үткәрелде.
Мәсәлән, "Олимп"янындагы мәйданчыкта футбол сөючеләр көч сынашты. Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Эдуард Малыгин командасы иң оста уйнаучылар булып чыкты, аның составында Сергей белән Иван Герасимовлар, Роман Захаров, Радик Нәфыйков һәм Кирилл Королев бар иде. Алар барлык көндәшләрен җиңеп, лаеклы рәвештә беренче урынга чыктылар. Икенче урын - Дмитрий Захаров, өченче урын - Максим Баранов командасына бирелде.
Балалар савыктыру үзәге спорт залында исә волейболчылар көч сынашты. Монда "Болгар" командасына тиңнәр булмады, аның составында Федор Камаев, Сергей Парфенов, Максим Баранов, Максим Корнилов һәм Максим Земсков чыгыш ясады. Аларга гына оттырып, Юрий Кузнецов, Олег Лисюк, Максим Кузовкин, Сергей Гордеев, Павел Павликов һәм Дмитрий Ключниковтан торган физруклар командасы икенче булды. "Зенит" командасы өченче урынны алды.
Шахмат сөючеләр район Мәдәният йортына җыелды. Бу көнне алар янына Иске Майнадан кунаклар килде, алар арасында Россия спорт мастерлыгына кандидат һәм беренче разрядлы ике уенчы бар иде. Тик бу безнең шахматчыларны куркыта алмады, алар осталыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә киеренке көрәштә унике уенчы арасында беренче һәм өченче урыннарны ветераннарыбыз Фиркат Галимов һәм Дмитрий Гончарук алды, икенче урынга кунак Виктор Батаев чыкты. Ә Иске Майнадан килгән спорт мастерлыгына кандидат Фаил Габунов дүртенче урынны алды.
Кичен үзәк мәйданда пневматик коралдан иң яхшы атучыларны билгеләделәр. Көрәш ирләр арасында аеруча киеренке барды. Нәтиҗәдә беренче урынны Артем Елатин алды, икенче урынга - Рөстәм Вәлиуллин, өченче урынга Денис Степанов чыкты. Спорт төрләре буенча ярышларда җиңеп чыккан командаларга һәм призерларга - кубоклар, ә катнашучыларга - медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/1681167.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев