Баскетболчылар ярышты
17 яшькә кадәрле яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча республика беренчелегендә безнең район спортчылары өченче һәм бишенче урыннарны алдылар.
Ярышларда бәхет күбрәк кызларга елмайды. Аксубайда узган бәйгедә унике команда дүрт төркемгә бүленеп көч сынашты. Җиңүчеләр соңыннан финал дүртлегенә чыгып, медальләр алу өчен көрәшне дәвам иттеләр.
Безнең кызлар үз төркемнәрендә Питрәч һәм Чистайдан килгән көндәшләрен бирелергә мәҗбүр иттеләр һәм беренче урыннан финалга чыктылар. Дөрес, моның өчен Алексеевск, Аксубай һәм Буа укучылары белән көч сынашырга туры килде. Үзара уен нәтиҗәләре буенча өч команданың да, шул исәптән безнекенең дә, очколар саны бертигез булды. Бары тик кертелгән һәм керттерелгән туплар саны буенча гына безнең командага өченче урын бирелде. Беренче һәм икенче урынга Алексеевск һәм Буа баскетболчылары чыкты. Нәтиҗәдә турнирның бронза медальләренә Виктория Горелышева, Олеся Усюкевич, Яна Алексеева, Дарина Пензина, Анастасия Трофимова, Софья Шишкина, Ангелина Хворонова һәм Евгения Исаева лаек булды. Аларны ярышларга Юрий Кузнецов, Андрей Шишкин һәм Валерий Наумов әзерләде.
Ә менә яшүсмерләргә читенрәк булды. Алар өйдә, “Олимп” спорт комплексында уйнадылар. Биредә тугыз команда ике төркемгә бүленде, соңыннан ике иң яхшы команда ярымфиналга чыкты. Көндәшләр белән баштагы өч уен да катлаулы шартларда үтте, шуның икесендә безнең баскетболчылар оттырдылар. Шуның өчен аларга бишенче урын өчен көрәшергә туры килде. Бу юлы алар Алабуга баскетболчыларын 56:19 исәбенә җиңде. Безнең уенчылардан аеруча Роман Кузнецов белән Рәсил Закировны билгеләп үтәргә кирәк. Командагы уеннарга Юрий Кузнецов, Максим Кузовкин һәм Николай Тареев әзерләде.
Яшүсмерләр һәм кызлар арасындагы турнир нәтиҗәләре укучыларның республика спартакиадасы исәбенә кертеләчәк. Бу спартакиадада безнең район 20 меңгә кадәр халкы булган башка районнар белән көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев