Татарстанның М7 трассасындагы авариядә дүрт кеше һәлак булган
Юл һәлакәте кичә кич Актаныш районында була.
Кичә кичке бишләр тирәсендә Татарстанның Актаныш районы Поисево авылы янныннан узучы М7 автомобиль юлында зур фаҗига була.
Шаһитлар сүзләре буенча, Башкортостан номерлы чит ил җиңел машинасы белән Чиләбе өлкәсеннән йөк фурасы бәрелешә.
Каты бәрелүдән җиңел машина чын мәгънәсендә кисәкләргә таркала. Машина йөртүче белән салондагы өч пассажир шунда ук һәлак була.
Авария сәбәпләрен билгеләү өстендә хәзер прокуратура эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев