Татарстанда яшәүче 11 меңнән артык кеше коронавирустан бушлай дару алды
Вакыйгалар

Татарстанда яшәүче 11 меңнән артык кеше коронавирустан бушлай дару алды

Препаратларны ОРВИ билгеләре булган авыруларның өйләренә коронавируска тапшырылган тест расланмаган очракта да китереп тапшыралар.

“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Татарстанда яшәүче 11 меңнән артык кешегә COVID-19дан дәвалану  өчен бушлай дарулар бирелүе турында хәбәр итте.

Яркәева сүзләренә караганда, бушлай препаратларны ОРВИ яки вируслы пневмония билгеләре булган кешеләрнең өйләренә  китереп тапшыралар.

Коронавирус һәм пневмониядән дәвалану өчен бушлай препаратларны ничек алу тәртибе белән Sntat порталында танышырга була.


Нет комментариев