Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

«Сукырларны йөртүче эт» темасына әңгәмә

«Сукырларны йөртүче эт» темасына әңгәмәдә начар күрүчеләр һәм сукырлар проблемалары күтәрелде

Шәфкать туташы Волостнова Л.И. Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Сәламәтлек мәктәбе» кысаларында үткәрелгән әңгәмәсен түбәндәге җылы сүзләрдән башлады: «Собака — поводырь, я жму Вам лапу! И кланяюсь Вам, низко, всей душой!». «Сукырларны йөртүче эт» темасына әңгәмәдә начар күрүчеләр һәм сукырлар проблемалары күтәрелде: тулы канлы тормышта яшәү теләге, җәмгыять өчен кирәкле булу, чикләүләрсез хәрәкәтләнә алу. Хәзерге заманда күрмәүче кешеләргә хәрәкәтләнергә Брайль шрифтлы табличкалар, тактиль таяклар һәм махсус әзерләнгән этләр ярдәм итә. Бүгенге әңгәмәнең геройлары да этләр иде. Мондый этләрне сукырларның дусты, ярдәмчесе дип кенә түгел, «өченче күз», «муенчак бавындагы күз» дип тә йөртәләр. Әңгәмә барышында Любовь Ивановна этләрне элек сукырларны саклау өчен генә өйрәтсәләр, соңрак аларны йөртер өчен дә файдалана башлаулары турында сөйләде. Күп кенә өлкәннәр үз тормышларын мондый этләрдән башка күз алдына да китерә алмыйлар.


Һәр тыңлаучының йөрәгендә мондый этләрне тәрбияләүче белгечләргә карата хөрмәт хисләре уянды. Әңгәмә азагында барлык катнашучылар зур кызыксыну һәм теләк белән күзләр өчен гимнастика ясадылар, чөнки ул һәр яшьтәге кешеләр өчен файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев