Спас районында печән ташучы трактор янган
Вакыйгада кешеләр зыян күрмәгән.
Кичә Спас районында Өчкүл һәм Полянка авыллары арасындагы машина юлында печән төягән трактор арбасы янган. Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе – үтеп баручы автомобиль тәрәзәсеннән ыргытылган сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.
Нәтиҗәдә арбадагы печән тулысынча янып беткән, трактор арбасына да зур зыян килгән.
Бәхеткә, тракторчы зыян күрмәгән.
Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләрен тикшерү бара.
Күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм машина тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләрен ташларга ярамый икәнлеген искәртә. Бу бигрәк тә коры көннәрдә аеруча зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев