Спас районында янгында 70 яшьлек ир-ат һәлак булган
Янгын районның Кожаевка авылында чыккан.
Спас районы Кожаевка авылында шушы авылда яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз хуҗа булган йортта янгын чыккан.
Спас районы Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Деманов хәбәр иткәнчә, янгын 10 мартта иртәнге сәгать унда Клубный урамындагы 3нче йортта башлана.
Янгын нәтиҗәсендә йорт һәм андагы милек тулысынча янып беткән. Шулай ук шушы йортта яшәүче 70 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Күрше йортлар һәм корылмалар янгыннан зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев