Кредит кыйммәткә төшә
Билгесез затлар ярдәме белән район авылларының берсендә яшәүче бер ханым шактый зур суммада акчасыннан колак кага.
Банктан кредит алырга теләп, ул аның сайтында анкетасын тутыра һәм гаризасын калдыра. Күпмедер вакыттан соң аңа берәү шылтыратып, үзен банк менеджеры дип таныштыра һәм кредитны рәсмиләштерү өчен 5400 сум комиссия түләргә кирәклеген искәртә. Беркатлы ханым аңа ышанып, шунда ук әйтелгән исәп-хисап счетына акчасын күчерә. Аннары ялган “банкның куркынычсызлык хезмәте” шылтыратып, тормышны иминиятләштерү өчен 15140 сум акча күчерергә куша. Курьер аша китерү хезмәте диспетчеры исә үз эше өчен 10400 сум акча соратып ала. Ахырда хатынга кредит өчен 6900 сумлык айлык түләүне алдан ук күчереп куярга киңәш итәләр. Барлык акчаны вакытында күчерсә дә, картасына килергә тиешле кредит акчалары билгеләнгән вакытта нигәдер килми. Үзен төп башына утырткан кешеләрне җаваплылыкка тарту өчен ханым полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта гаризада күрсәтелгән фактлар буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев