Болгарда юл кагыйдәләре бозу очраклары теркәлде
Кагыйдә бозучыларга штрафлар яный.
Болгар шәһәре һәм Спас районында дәүләт автоинспекторлары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучыларга карата 56 протокол тутырылган.
Рульдә йөрүчеләргә машинада иминиятләштерү полисыннан башка йөрүләре, машинада тонировка булуы, җәяүлеләргә өстенлекне бирмәве һәм башка сәбәпләр аркасында штрафлар салынган.
Рульгә салмыш килеш утырган ике кеше тотылган. Аларга 30ар мең сум штраф һәм ел ярымга идарә таныклыгыннан колак кагу яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев