Район прокуратурасында үткәрелгән ведомствоара киңәшмәдә 2016 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Владимир КОРНИЛОВ
Көч структуралары вәкилләреннән тыш, киңәшмә эшендә авыл җирлеге башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә район прокуроры Дамир Яфизов чыгыш ясады. Ул прокурорның җәмгыять тормышында гаять зур роль уйнавын, хәзерге заман шартларында социаль терапевт кебек булуын билгеләп үтте. Прокурорларның күзәтү эшчәнлеген җәмгыять проблемаларын вакытында күреп алуга юнәлдерергә, аларны нәтиҗәле хәл итәргә, закон бозуларны булдырмаска, гаеплеләргә гадел һәм ачык җәза бирелергә тиеш. Нәкъ шуңа күрә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, эшкә бәя биргәндә, узган ел күрсәткечләрен алдагы ел белән формаль чагыштырудан баш тартты. Законнарны кулланганда акыл белән эш итәргә, гадел, кешелекле булырга кирәк, дип билгеләп үтте прокурор үз чыгышында.
Прокуратура өчен экстремизм һәм террорчылыкка каршы торуда тиешле күзәтү эшен оештыру иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә шактый профилактик эшләр башкарылган. Шул ук вакытта кешеләр күп җыела торган объектларны террорчылыктан саклау мәсьәләсе аерым игътибар таләп итә. Тамырында экстремизм күренешләре торган җинаятьләргә хокук саклау органнары тиешле бәя бирергә бурычлы. Җәмәгать иминлеген саклау максатында халыкны террорчылыктан яклау, әһәмиятле объектларны саклау өчен районда террорчылыкка каршы комиссия оештырылды, аның эшчәнлеген прокуратура контрольдә тота.
Моннан тыш, докладта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклау турында шактый әйтеп үтелде. Бу тармакта да бердәм тикшерүләр үткәрелә, төрле кагыйдә бозулар ачыклана, аларны тикшергәннән соң, гаеплеләрнең күбесе дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү эшен алып бару, дәүләт гаепләве, китерелгән зыянны каплау, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен теркәү (алдагы елдан 10 процентка күбрәк булган) аерым пунктларда билгеләп үтелде.
Кешеләр санитария нормаларын, хезмәт законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы сораулар белән дә мөрәҗәгать иткәннәр.
- Хокук саклау органнары үз бурычларын җиренә җиткереп үтиләр дип, ышаныч белән әйтергә була, - диде прокурор. - Бу башкаларга да үрнәк булсын...
Прокурор урынбасары Фаил Гайсин үз чыгышында коррупциягә каршы тору, балигъ булмаганнар, инвалидлар хокукын яклау, пенсия турындагы закон мәсьәләсенә һәм кайбер башкаларга тукталып үтте.
Киңәшмә эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Үз чыгышында ул прокуратура - контроль органы, ә аның бурычы - барлык тармакларда законның үтәлешен контрольдә тоту булуын, бу планда эш нәтиҗәле алып барылуын билгеләп үтте. Район башлыгы экстремизм һәм милләтара низаглар, алкогольнең законсыз әйләнеше һәм браконьерлыкны булдырмау, салымнарны һәм хезмәт хакларын вакытында түләү, законның барлык нормаларын үтәүгә юнәлдерелгән эшләр уртак тырышлык белән киләчәктә тагын да активлашыр, дип ышандырды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев