Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән!
2018 ел тәмамланырга һәм яңа 2019 ел башланырга санаулы көннәр калып бара. Аннары Раштуаны билгеләп үтәчәкбез.
Түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмнәр якынлашып килгәндә Спас районы башлыгы Камил Нугаев якташларына үзенең котлавын юллады.
2018 ел тарих битләрендә үз урынын алачак, диелә котлауда. Бу ел һәркем күңеленә онытылмас мизгелләре, шатлыклы вакыйгалары белән кереп калачак: кемдер гаилә коргандыр, кемнәрнеңдер балалары, оныклары тугандыр, берәүләрнеке укырга кергәндер, мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк басучылар да бар. Яңа йорт төзеп керүчеләр, үзләре өчен ачыш ясаучылар да юк түгелдер, иң якын, кадерле кешеләрен соңгы юлга озатучылар да бардыр... Әйе, тормышның үз законнары, ул гел хәрәкәттә, аны туктатып та, үзгәртеп тә булмый.
Гомумән алганда, бу ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны сайлау, футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда узган кайбер матчлары, башка вакыйгалар белән истә калачак. Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темплары буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсендә торуын да билгеләп үтәргә кирәк. Республикада халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән кырыклап социаль программа уңышлы эшли. Бу программаларның ничек тормышка ашырылуын безнең район мисалында да күрергә була.
2018 елда изге ният белән башлаган эшләребез 2019 елда да уңышлы дәвам итсен, күңелне борчыган уйлар үткәннәрдә калсын. Яңа ел безгә ак бәхетләр, шатлык-куанычлар һәм исәнлек алып килсен, күңел түрендә йөрткән хыял-максатларыбыз чынга ашсын иде!
Район башлыгы барлык якташларын һәм кунакларны ихластан Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлый, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле
тормыш, күңел күтәренкелеге, иминлек тели!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев