Дүшәмбе көнне районда терроризмга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта уяулыкны көчәйтү, пропуск режимын ныгыту, террорчылык янау турында куркыныч хәбәр алган очракларда эвакуацияләүне оештыру турындагы мәсьәләләрне тикшерделәр. Утырыш эшендә авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Илнең төрле төбәкләрендә шартлау куркынычы турында ялган хәбәр таралу очраклары еш кабатланып торганлыктан, бу мәсьәләне берничек тә игътибарсыз калдырырга ярамый. Терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Валерий Евстигнеев предприятиеләрдә һәм кешеләр күп йөри торган урыннарда уяулыкны көчәйтү, терроризмнан саклауга юнәлдерелгән чараларның ничек оештырылуы, тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Спас хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Юрий Юрков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Усов чыгыш ясады. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге, белем бирү учреждениеләрендә иминлек айлыгы һәм күнегүләр, законга каршы гамәлләр кылуны булдырмый калу буенча чаралар, инструктажлар уздыру һәм башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Утырышка район башлыгы, терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе Камил Нугаев йомгак ясады һәм тагын бер кат уяулыкны һәм контрольне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев