Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат

Бу хакта Г. Тукай исемендәге филармония хәбәр итә.

Кичә 72 яшендә Татарстан Республикасы халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булды. Бу хакта Г.Тукай исемендәге филармония матбугат хезмәте хәбәр итте.

Танылган җырчы белән хушлашу бүген, 25 декабрьдә, Казан шәһәренең Әл-Мәрҗәни мәчетендә булачак. Атаклы мәдәният хезмәткәре “Курган” зиратында җирләнәчәк.

Белешмә өчен
Искәндәр Биктаһиров 1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районында туган. 1975-1981 елларда ТР Җыр һәм бию ансамбле хорында чыгыш ясаган, 1981-1995 елларда Татарстан Дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып эшләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев