Татарстанда 2025 елга фитыр һәм фидия күләмен билгеләделәр
2025 елда изге Рамазан ае 28 февральдә кояш баеганнан соң башланып китә.
Татарстанда 2025 елда һәр мөселманга түләнергә тиешле фитыр сәдакасы күләмен билгеләделәр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел зәкят түләргә тиешле нисабның күләме 720 мең сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, нисаб – мохтаҗлар файдасына процент түләргә кирәк булган минималь муллык яки милек.
2025 елда фитыр садакасын түләү өчен нисабның күләме 57 мең сум, фитырның минималь күләме 200 сум, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булган кешеләр өчен – 1100 сум итеп билгеләнде.
Авыру яки башка сәбәпләр аркасында тотылмаган һәр ураза көне өчен фидия күләме көненә 400 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел изге Рамазан ае 28 февральдә кояш баеганнан соң башланып, 29 көн дәвам итә. Ураза аеның соңгы көне – 29 март. Ураза бәйрәме быел 30 мартта билгеләп үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев