Җәмгыять
Тагын чакырып калдылар
Күршеләребез - Әлки районының Иске Салман авылы халкы алдында беренче генә чыгыш ясамыйбыз. Әле күптән түгел генә 20 кешедән торган үзешчәннәр коллективы белән үзләрен сөендереп кайттык. Халык чыгышыбызны тын да алмый тыңлады. "Яшьлегем белән очрашу" дип исемләнгән программага җыр - бию, нәфис сүз, тамашачылар белән берлектә башкарылучы уеннар кертелгән иде....
Күршеләребез - Әлки районының Иске Салман авылы халкы алдында беренче генә чыгыш ясамыйбыз. Әле күптән түгел генә 20 кешедән торган үзешчәннәр коллективы белән үзләрен сөендереп кайттык. Халык чыгышыбызны тын да алмый тыңлады. "Яшьлегем белән очрашу" дип исемләнгән программага җыр - бию, нәфис сүз, тамашачылар белән берлектә башкарылучы уеннар кертелгән иде. Концертны Мәдәният йорты директоры Рәмзия Насыйрова белән алдынгы механизатор Айдар Сафин осталык белән, мавыктыргыч итеп алып бардылар. Сәхлия Фәйзетдинова, Рәфия Галәветдинова, Рамилә Яруллинаның, яшь башкаручылар Диләрә Сафина, Рәмис Сафин, Айнур Сибәгатов, Рәфил һәм Илүзә Галәветдиновларның, дуэт башкарган Альбина һәм Зиләләрнең моңлы җырларын тыңлаганда салманлылар, тирә-якның бөтен илһамын үзенә җыйган икән бу Ямбакты үзешчәннәре, дип тә әйткәннәрдер әле. Сәхнәдә күбәләктәй очып яңа биюләр башкарган Илүзә Галәветдинова, Гөлүзә Карипова һәм Зилә Насыйровага халык рәхмәтләрен әйтеп кул чапты. Студент булсалар да Гөлия Корбанова белән Рифат Галәветдинов имтиханнарын тиз генә тапшырганнар да, бездән аерылып калмыйк, дип канатланып кайтып җиткәннәр. Алар уйнаган тамаша, төрле кәмитләрне авыл халкы әле дә булса көлә - көлә искә алып сөйли торгандыр. Тавыш операторы һәм синтезаторда уйнаучы Рәдиф Шәфигуллин, шофер егетләребез Рөстәм Галәветдинов белән Булат Галәветдиновка да рәхмәт сүзләрен ишетергә туры килде. Кыскасы, Иске Салман авылы халкы безне тагын килегез, дип чакырып калды.
Рәмзия Насыйрова,
Ямбакты авылы
Мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев