Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында ДНР һәм ЛНР халкына ярдәм җыю пункты ачылды

Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Спас районында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан Россиягә килгән кешеләр өчен гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Ярдәм җыю пункты район мәдәният йорты базасында ачылды.

"Бу – авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Без өен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу вакыйгалар бездән меңнәрчә километр ераклыкта узса да, мондый хәлдә теләсә кайсы кеше калырга мөмкин икәнлеген истә тотарга кирәк", – дип билгеләп үтте Кызыл Хачның җирле бүлекчәсе вәкиле Нина Хәмидуллина.

Гуманитар ярдәм дүшәмбе-җомга көннәрендә 08:00дән 17:00гә кадәр Болгар шәһәре, Пионер урамы, 40а йорт (район мәдәният йорты бинасы) адресы буенча кабул ителә.

Нәрсә алып килергә мөмкин:

 

  • коры балалар ризыгы (0-3 яшьлек балалар өчен сөт һәм сөтсез катнашмалар);
  • пластик савыт-саба (савыт-саба, имезлекләр, балалар шешәләре);
  • балалар өчен кирәк-яраклар (теләкә нинди зурлыктагы подгузниклар, балалар пеленкалары);
  • тора алмый ятып авыручы өлкәннәр өчен товарлар (подгузниклар, пеленкалар, салфеткалар);
  • шәхси гигиена чаралары (шампунь, теш пастасы, теш щеткалары, юыну өчен гель, кисәк сабыны, бәдрәф кәгазе, салфеткалар);
  • өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым;
  • балалар канцелярия кирәк-яраклары (китаплар, уенчыклар).
  • Гуманитар ярдәмнең барлык әйберләре дә яңа, төргәктә, этикеткалары белән, азык-төлек – озак вакыт саклау срогы, яраклылык вакыты бетмәгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев