Спас районы мәчетләрендә террорчылыкка каршы әңгәмәләр уздырыла
Мөхтәсибәт халыкны уяу булырга, теророрчылык зәхмәтенә каршы торырга өнди.
Спас районы һәм Болгар шәһәре мәчетләрендә намазлар уку һәм вәгазьләр тыңлау белән генә чикләнмиләр. Хәзрәтләр даими рәвештә халык белән террорчылык һәм экстремизмга каршы әңгәмәләр дә уздыра.
Мәсәлән, бүгенге җомга намазыннан соң Болгар ислам академиясенең Ак мәчете имамы Али хәзрәт Таҗиев җыелган халыкка террорчылыкның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Шуңа күрә шикле урыннарда аеруча игътибарлы булырга өндәде.
“Халык белән мондый әңгәмәләр Спас районының барлык мәчетләрендә даими уздырылачак”, – дип билгеләп үтте Али хәзрәт.
Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та үз вәгазьләрендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренең зур куркыныч тудыруын ассызыклый. Һәм, билгеле инде, халыкны игътибарлырак булырга өнди.
Террорчылык һәм экстремизм күренешләрен булдырмый калуга багышланган әңгәмәләр Спас районының башка мәчетләрендә дә уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев