Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районының яшь сайлаучылары тавыш бирүдә актив катнашалар

Беренче тапкыр тавыш биргән Максим Филимонов өчен сайлаулар мөһим һәм аңлы адым.

Спас районының яшь сайлаучылары тавыш бирүдә актив катнашалар. Мәсәлән, безнең шәһәрдә яшәүче Максим Филимонов беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты. Ул беренче шәһәр мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Егет сайлауларда һәр гражданин катнашырга тиеш дип саный. Яшь сайлаучыны аның тормышында мөһим вакыйга белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

«Битараф булмаган яшьләрне күрү күңелле. Алар бит безнең киләчәгебез. Нәкъ алар илебезне, республикабызны, шәһәребезне, районыбызны үстерәчәк. Алар барысы да дөрес сайлау ясыйлар дип уйлыйбыз, чөнки бу илебезнең, димәк аларның да киләчәгенә бәйле», – ди сайлау участогының җәмәгать күзәтүчеләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев