Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районыннан дүрт тонна гуманитар ярдәм җибәрелде

Ярдәм җыюга шәһәр предприятие һәм оешмалары, аерым кешеләр өлеш кертте.

Спас районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы тапкыр дүрт тоннадан артык гуманитар ярдәм җыеп җибәрелде.

Ярдәм җыюда шәһәр һәм район халкы, педприятие һәм оешмалар катнашты. Кирәк-яраклар, дарулар, азык-төлек – барлыгы берничә дистә тартма ярдәм җыелды. Махсус хәрби операциядә туганнары булучылар исә аларга посылкалар әзерләделәр.

Йөкне җыеп машиналарга төяүдә шәһәрнең җәмәгать оешмалары, "Форпост” отряды вәкилләре, битараф булмаган шәһәр халкы катнашты.

“Кирәк-яраклардан тыш, күпләрнең егетләребезгә хатлар язып җибәрүе аеруча сөендерә. Батырларыбызның җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын туганнары гына түгел, бөтен Спас районы халкы көтә” – ди Кызыл Хач вәкиле Нина Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев