Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында яшәүчеләр Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне коткардылар

Кош хәзерге вакытта реабилитациядә.

Спас районының Приволжский авылы кешеләре Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне коткардылар. 

Вакыйга узган шимбәдә булган. Приволжск кешесе ишегалдына эсселектән әлсерәгән бик зур бөркет килеп төшә. Башта кешеләр шундый зур кошны күреп куркып калалар, ләкин кош үзен бик тыныч тота.

Приволжскийдә яшәүче бөркет турында “Спасский” тыюлыгы җитәкчесе Александр Клещевка хәбәр итә.

“Бөркет быел чыккан кош баласы булып чыкты. Күрәсең, эсселектән хәле беткәндер. Егылып төшкәч, канатына зыян килгән, шуңа күрә очып китә алмаган. Без аны башта җирле зоопаркка илттек, икенче көнне аны Яшел үзән районыны алып киттек, анда Татарстан Республикасы Табигый ресурслар Дәүләт Комитетының хайваннар дөньясын тернәкләндерү үзәге урнашкан. Канаты савыкса, Кызыл китапка кертелгән кош табигый яшәү урынына җибәреләчәк. Канаты тәртипкә килмәсә, ул үзәктә яшәр.
Мондый сирәк кошны коткарырга булышкан Приволжски кайгыртучан кешеләренә рәхмәт», – ди Александр Клещев.

Белешмә өчен
Ак койрыклы бөркетләр Россия Федерациясенең һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Кошлар белгечләр контроленә алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев