Спас районында яшәүче ир хатынын кыйнаган
Җәмгыять

Спас районында яшәүче ир хатынын кыйнаган

Хәзер аңа биш мең сум штраф түләргә кирәк булачак.

Спас районы авылларының берсендә яшәүчегә хатынына кул күтәргән өчен штраф түләргә кирәк булачак. Бу хакта Спас район суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир белән хатын арасында бәхәс ир өенә салмыш килеш кайткач килеп чыга. Хатыны әйткән сүзләргә ачуы чыккан ир аңа берничә тапкыр китереп суга. Нәтиҗәдә эш судка барып җитә.

Судта ир-ат үзенең гаебен таный һәм үкенүен белдерә.

Нәтиҗәдә хатынына кул күтәргән иргә биш мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Суд аны шулай ук ел дәвамында тагын бер шундый хәл килеп чыкса, җинаять эше ачылачагы турында кисәтә.
 


Нет комментариев