Спас районы чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде
Ярдәм мобилизацияләнгән гаиләләр, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары, Лисичанскида яшәүчеләр өчен җыелган.
Узган атна ахырында Болгардан Казан шәһәрендәге гуманитар ярдәм пунктына тагын йөк машинасы юл тотты.
Спаслылар мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә, «Тимер» һәм «Алга» батальоннарына һәм Лисичанскида яшәүчеләргә ярдәмгә азык-төлек, киемнәр, шәхси гигиена әйберләре һәм башка кирәк-ярак тапшырдылар.
Ярдәм җыюда Спас районы авыл җирлекләре катнашты.
"Аерым алганда, Аграмак авыл җирлегендә яшәүчеләр тушенка китерделәр, Урта Йорткүл 36 килограмм бал алып килделәр, калганнары да азык-төлек, кирәк-яраклар тапшырдылар. Йөкне Спас районында Кызыл Хач вәкиле Нина Хәмидуллина кабул итте. Без район мәдәният йорты шоферы Андрей Балакирев белән барысын да машинага төядек һәм йөкне Казанга озаттык», – дип сөйли Спас районы мәдәният йорты директоры урынбасары Эдуард Хәмидуллин.
Спас районы мәдәният йортында гуманитар ярдәм кабул итү пункты үз эшен дәвам итә. Ярдәм кабул итү пункты эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев