Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

Фәргат Мөхәммәтов барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сөекле хатын-кызларыбыз! 8 Март – яз һәм мәхәббәт, наз һәм игелек бәйрәме белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу күркәм бәйрәм чын мәгънәсендә язны, чәчәк атуны гәүдәләндерә. Нәкъ язын күңелләрдә яхшы үзгәрешләргә өмет чаткылары кабына. Бу вакытта табигать кышкы йокысыннан уяна һәм чәчәк ата. Ә кешеләрдә яз яңа планнар һәм хыялларны уята, шатлык һәм өмет бүләк итә. Язгы кәеф сезгә елның һәр фасылында юлдаш булсын, яшәргә көч һәм тормышка ышаныч бирсен. Чөнки өйдәге тынычлык, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм балаларның киләчәге нәкъ хатын-кызларга нигезләнгән. Сез бу дөньяны яктыртасыз! 

Сезнең чиксез сабырлыгыгыз, ныклыгыгыз, зирәклегегез, мәхәббәтегез аркасында без барлык авырлыкларны җиңеп чыга алабыз.
Бу көнне бигрәк тә хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең улларыгыз һәм ирләрегез Ватаныбыз язмышы хәл ителә торган алгы сызыкта үз бурычларын намус белән үтиләр. Алар безнең барыбыз өчен дә чын геройлар!

Кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, иминлек һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сезнең һәр көнегез якыннарыгызның шатлыгы, җылысы һәм кайгыртуы белән тулы булсын.

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев