Спас районы башлыгы районның иң яхшы гаиләләрен кабул итте
Гаиләләрне хөрмәтләү Республика көне алдыннан узды.
Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Спас районының иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Гаиләләрне хөрмәтләү Республика көне алдыннан узды. Нык гаилә – дәүләтебезнең, аның социаль иминлегенең, мәдәниятенең, икътисадының нигезе булып тора. Шәһәрнең үзәк кафесында Спас районының быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче үрнәк гаиләләре җыелды. Аларны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов котлады.
– Бу ел гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа күрә без сезне, һәр авыл җирлегеннән һәм шәһәрдән иң лаеклы юбилярларны җыярга булдык. 65, 60, 50, 40, 30 ел бергә яшәү – бик зур казаныш ул. Сезгә бергәләшеп күп сынаулар аша узарга туры килгән. Тормыш юлында сөенече дә, көенече дә җитәрлек булгандыр. Ә менә бүген безнең алда милләтләрнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау бурычы тора. Мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне гаиләдә генә саклап калып була. Әгәр без гаиләдә дә туган телебездә сөйләшмәсәк, балаларыбыз белән тагын кем үз телендә сөйләшәчәк соң? Һәм бу татар теле турында гына түгел. Күптән түгел мин рус теле булган сүзләренең 30 процентын югалта икән, дип укыдым. Районыбызның гаилә учакларын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау белән шөгыльләнергә кирәк.
Сез барыгыз да массакүләм мәгълүмат чараларын карыйсыз. Көнбатышта, Америкада нинди гаиләләр барлыкка килә башлады инде? Аларны гаилә дияргә буламы? Беренче ата-ана, икенче ата-ана дип йөртеләләр. Әгәр без кул кушырып утырсак, алар бездә дә барлыкка киләчәк. Шуңа күрә безгә гаилә кыйммәтләрен сакларга кирәк. Бүген сез тәрбияләгән, махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк Ватаныбызны саклаган улларыгыз, оныкларыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең районнан мобилизация буенча 87 кеше китте. Узган ел үз теләге белән 57 кеше контрактка кул куйды. Быел да Спас районында 44 кеше контрактка кул куйды инде. Улларыгызга патриотик тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бер-берегзне аңлап яшәвегезне, мәхәббәт телим, – диде Фәргат Вәгыйз улы.
Котлау сүзләреннән соң район башлыгы гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев