Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас кадетлары Ватанга ант бирделәр

Тантаналы чара Болгарның үзәк мәйданында узды.

П.А, Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты кадетлары Ватанга тугрылык антын бирделәр. Кадетлыкка ант гадәттә бишенче сыйныфта була.
Тантаналы чара Болгарның үзәк мәйданында узды.

Тантанага югары сыйныф кадетлары, педагоглар, кадет мәктәбе директоры Дмитрий Челышев, әти-әниләр, кунаклар җыелды.

Кадетларны котларга Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, Батырлык ордены кавалеры иеромонах Серафим килде.

Валерий Осокин кадетларны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов исеменнән котлады һәм бүген әйтелгән антларның һәрвакыт үтәлүен теләде.

Руханилар кадетларга ныклык һәм уңышлы уку теләделәр, ә иеромонах Серафим җитди булырга кирәклеген, әмма шул ук вакытта күңелдә балачакның чисталыгын сакларга кирәклеген билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, быел Спас районында кадет хәрәкәтенә 20 ел тула, һәм бу яңа кадетларның Ватанга 20нче юбилей анты булды. 

Бу хакта тулырак 2023 елның 22 сентябрендә «Новая жизнь» газетасының яңа санында укыгыз.
Газетага язылмаучылар яңа санны азык-төлек кибетләреннән сатып ала алачак: "Кузьмич" (Рабочий урамы), "Вера" ( Ленин урамы) һәм "Теремок" (Дзержинский урамы).
Шулай ук яңа санны газета редакциясендә сатып алырга мөмкин. Адресы: Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23а.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев