Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез сугыш турында ниләр беләсез?

Анастасия Бузукина,

Бөек Ватан сугыш ветераны (Болгар шәһәре):

- Мин сугышка 1942 елның апрелендә киттем. Без районнан унике кеше идек, арада минем дустым Екатерина Иванова да бар иде. Мәскәүгә килеп җиткәч безне һава һөҗүменә каршы тору гаскәрләренә, аэростат частенә билгеләделәр. Тәрәзә пыялалары ватылып беткән казармаларда яшәдек. Тимер койкада йокларга туры килде, матрас урынына салам җәелгән, өстебезгә пәлтә ябынып яттык. Бездән ерак түгел генә урнашкан мөһим объектны немецлар бик еш бомбага тотты.

Яшь сугышчы курсын үткәч гимнастерка, шинель, кирза итек һәм пилотка бирделәр, хәрби ант кабул иттек. Безнең арада ир-атлар юк иде, чөнки аларның барысын да Сталинград фронтына җибәрделәр. Кыенлыкларны күп күрсәк тә, күңелдә җиңүгә булган өмет уты беркайчан сүрелмәде.

Җиңү көнен һәм Мәскәүдә узган Җиңү парадын берничек онытып булмый. Кырык бишенче елның җылы июлендә сержант дәрәҗәсендә туган ягыма кайттым. Сугыш ачысын миңа да татырга туры килде. Шуңа күрә теләгем бер генә - җирдә гел тынычлык булсын иде!

Динә Җамалиева,

Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы:

- Бөек Ватан сугышы фронтларында минем дә өч туганым катнашкан. Аларның сугыш турындагы истәлекләрен миңа әти белән әни сөйләде. Ул еллардагы вакыйгаларны тарих дәресләре, шулай ук китаплар һәм фильмнар аша да беләм. Сугыш темасы берәүне дә битараф калдыра алмый, әле дә булса совет солдатлары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына таң каласың. Тыныч тормышта яшәвебез өчен без алар алдында мәңге бурычлы. Мин Бөек Җиңү юбилеена багышланган барлык чараларда да актив катнашырга тырышам.

Степанида Быстрова,

тыл хезмәтчәне (Кожаевка авылы):

- Ватан бәйсезлеген кулга корал тотып сакларга туры килмәсә дә, кырыс сугыш сынауларын күп үттем. Ачлыктан һәм салкыннан тилмергән ул елларны берничек тә онытып булмый. Кичке ашка бер кашык кыздырылган гөмбә биргәннәрен әйбәт хәтерлим. Ә бит безгә көннәр буе эшләргә туры килде. Тәтешкә окоп казырга, аннары урман кисәргә җибәрделәр. Уралдагы торак пунктларның берсендә тачанка белән таш ташырга да туры килде. Җиңүгә мин дә үземнән өлеш керттем, дип әйтә алам. Ул елларны күз алдына китерсәң, йөрәк сыкрап куя. Никадәр кешенең гомере өзелде дә, никадәр күз яше түгелде. Мондый газаплар бүтән беркайчан кабатланмасын иде. Бәйрәм алды көннәрендә безне, тыл хезмәтчәннәрен, онытмауларына барыбыз да бик шат. Бүләкләр дә тапшырдылар.

Юрий Зуйков,

хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):

- Татлы балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш чоры балалары яшьтән нужа арбасына җигелде, укыдык та, эшләдек тә. Болар хакында сөйли башласаң, күзгә яшьләр килә. Авыр булса да түздек һәм дошманны җиңдек.

Форсаттан файдаланып, һәркемне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә саулык, тынычлык һәм имин тормыш телим. Яшьләргә әйтәсе килгән теләгем шул: түзем һәм сабыр булыгыз, максатыгызга ирешергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истђлеклђр Бљек Ватан сугышы фронт