Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем ярдәм итә ала

Зират - кешенең соңгы сыену урыны. Җәй айларында зиратның тирә-ягы тимер баганалар, матур заманча рәшәткәләр белән тотып алына һәм яңартыла бара. Бу эш үз теләкләре белән авылдашларыбыз һәм төрле якларда гомер итүче якташларыбыз чын күңелдән биргән сәдака акчасына башкарыла. Май аендагы бәйрәм ялларында зиратны чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Гаиләләре белән...

Зират - кешенең соңгы сыену урыны. Җәй айларында зиратның тирә-ягы тимер баганалар, матур заманча рәшәткәләр белән тотып алына һәм яңартыла бара. Бу эш үз теләкләре белән авылдашларыбыз һәм төрле якларда гомер итүче якташларыбыз чын күңелдән биргән сәдака акчасына башкарыла. Май аендагы бәйрәм ялларында зиратны чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Гаиләләре белән кунакка кайтучылар, Чәчәкле һәм Йолдыз авылында яшәүчеләр дә бу изге эштән читтә калмаска тырыша.
Хәзерге вакытта туңып бозланган җирне казу җайланмасы сатып алу өчен һәр кеше хәлдән килгән кадәр үзеннән өлеш кертә. Ни кызганыч, авылыбызда яшьләр азайды, шул сәбәпле кышкы суыкларда мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өлкәннәр өчен кыенгарак туры килә башлады. Туң җирне кәйлә, лом, балта, көрәк белән чокып кабер казу озакка сузыла. Ә бит мәрхүмнәрне тиешле йола буенча җир куенына иңдерүнең дә үз вакыты бар. Кабер казу өчен җайланма сатып алган очракта эш күпкә җиңеләер иде
Зират һәр кеше өчен изге урын. Аны карап һәм барлап торган Юныс Сабировка, төзекләндерү эшенә үзләреннән зур өлеш кертүче авылдашларыбызга, илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче һәм бу саваплы эшкә үзләреннән зур өлеш кертүче туганнарыбызга, барча якташларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, иман байлыгы телибез. Чәчәкле зиратында мәңгелек сыену урыны табучыларның да урыннары җәннәт түрендә булсын иде.
Гөлсинә Габделвәлиева,
Гөлфия Сабирова.
Чәчәкле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев