Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге Болгар җыены программасы

Бәйрәм кысаларында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда намаз оештырылачак.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 18-19 майда, Болгарда Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә багышланган чара узачак.

Җыенда Татарстан Республикасы җитәкчеләре, Россия субъектларыннан делегатлар, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнарының дин вәкилләре, дөньяның төрле почмакларыннан килгән мөселман җәмгыятьләре әгъзалары һәм халыкара икътисадый форумда катнашучылар җыелачак.

Бәйрәм кысаларында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда намаз оештырылачак һәм бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгында урта гасыр карасы җитештерү технологиясе, гарәп каллиграфиясе һәм башка кызыклы фактлар турында сөйләячәкләр. Җыенда шулай ук бәйрәм концерты, Татарстан Халык сәнгать кәсепләре осталары эшләнмәләрен күргәзмә-сату, билбау көрәше буенча турнир, төрле мастер-класслар һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылачак. Болгар музей-тыюлыгының барлык музей объектлары көн дәвамында эшләячәк.

Бәйрәм программасы
8:00 – «Ризаэддин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсе (Истәлек билгесе комплексында)
9:00-11:00 – дин вәкилләре катнашында бәйрәм концерты (төп сәхнә)
9:00-12:00 – урта гасыр технологиясе буенча язу карасын ясау, гарәп каллиграфиясен өйрәтү буенча мастер-класс (Язу музее территориясе)
9:20 – Тәүбә намазы – тәүбә итү догасы (Кече манара янында)
10:00 - мөселман дин әһелләренең очрашуы (Болгар Ислам академиясе)
11:00 - «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасы (Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда)
12:00 – Өйлә намазы (Җәмигъ мәчете янында)
12:30 – бәйрәм концерты. «Риваять» фольклор-инструменталь ансамбле, ТР атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, җырчы Марат Галимов, Закир Шаһбан һәм Казан шәһәр филармониясенең балалар ансамбле чыгыш ясаячак (төп сәхнә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев