Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитди кимчелекләр ачылды

Агымдагы елның алты ае эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен билгеләү һәм кулланучылар базарында төрле кагыйдә бозуларны булдырмый калу максатында, 13 тикшерү үткәргәннәр.

Тикшерү барышында гамәлдәге закон бозуның 11 очрагы ачыкланды. Мәсәлән, "Спас оптторг" ПБдә алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү таләпләрен бозганнар, шәһәрдәге шәхси эшмәкәр - санитария нормаларын үтәмәгән, биш шәхси йортта өйдә ясалган һәм составында этил спирты булган эчемлекләр сатканнар. Моннан тыш, бер шәхси эшмәкәрнең куллану срогы чыккан продукция сатуы, икенчесенең документларның рус телендә булмавы ачыкланды.
Барлык хокук бозулар буенча тиешле чаралар күрелгән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы тарафыннан өйдә ясалган продукцияне сату фактлары буенча 12000 сумга - 4 карар, Спас мировой суды тарафыннан алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү срогын бозган өчен 4000 сумлык 2 карар кабул ителгән. Шулай ук башка контрольдә тотучы органнарга тикшерү өчен җибәрелгән материаллар буенча да карарлар кабул ителгән (10000 сум штраф салу өчен 3 карар чыгарылган).
Агымдагы елның алты ае эчендә район халкыннан 62 мөрәҗәгать алынган, аларның 59ы - сәүдә тармагына, 3се - көнкүреш хезмәте күрсәтүгә кагыла. 60 мөрәҗәгать кулланучылар файдасына хәл ителгән, телдән мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар бирелгән. Сыйфатсыз товар һәм начар хезмәт күрсәткән өчен кулланучыларга 8280 сум акча кире кайтарып бирелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура тикшерү

2
X