Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икенче урынны алып кайттылар

Күптән түгел Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә ТР Газлаштыру фонды һәм "ТРда инженер челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне саклау технологияләрен үстерү идарәсе" АҖ предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үткәрелде. Безнең район вәкилләре әлеге чарада икенче урынны алдылар.

Конкурста Капиталь төзелеш идарәсенең "Спас" фонды филиалы хезмәткәрләре Александр Ходалов белән Александр Семушкин катнашты. Кайчандыр өлкән мичман Александр Ходалов һәм 1нче статья старшинасы Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәннәр һәм армиядә хезмәт итү елларын әле дә сагынып искә алалар. Шуңа күрә, ике дә уйлап тормыйча, алар "Нәфис сүз" номинациясендә чыгыш ясау өчен "Прощайте, скалистые горы" җырының Николай Букин язган сүзләрен сайлап алдылар.
Алдагы турда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгуть Имашев, Татарстанның халык артисткасы, ТР Җыр һәм бию ансамбле солисткасы Дамирә Вәлиева, башка мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләреннән торган дәрәҗәле жюри иң уңышлы башкарылган номерларны сайлап алдылар. Безнең конкурсантлар бу этапны уңышлы үтеп, финалга чыктылар һәм гала-концертта катнашу хокукы алдылар.
Барлыгы концерт өчен 15 номер сайлап алынды, аларның бишесе - "Нәфис сүз" номинациясендә. Нәтиҗәдә Спас үзешчәннәре икенче урынны алдылар, конкурс дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, конкурста актив катнашкан өчен филиалга да диплом тапшырылды.
Концерт номеры театр киноэкранында Александр Семушкин үзе монтажлаган видеоязма белән үрелеп барды.
- Булдырдыгыз, егетләр, - диде Дамирә Вәлиева. - Бөтен кеше дә сезнең кебек зур сәхнәгә чыгып, шундый әйбәт чыгыш ясый алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев