Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшлек дәвам итәчәк

Шушы атнада Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең III форумына әзерләнү кысаларында, Спас районы руханиларының район башлыгы Камил Нугаев белән очрашулары булды.

Мондый очрашулар инде традициягә кереп бара. Бу юлы да хакимият һәм дин вәкилләренең аралашуы җәмгыять файдасына башкарылган эшләргә йомгак ясау рәвешендә үтте. Спас чиркәү округы җитәкчесе, Изге Авраамий чиркәве рухание протоиерей Анастасий Головин үзенең чыгышында бергәләшеп үткәргән чараларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Алар арасында бишенче Авраамий фестивале, Өчкүлдә һәм Никольскида дини бәйрәмнәр аеруча җанлы үтте. Шулай ук чиркәү, "Доброделание" коммерцияле булмаган оешма, "Спас" казаклар җәмгыяте катнашуында иҗтимагый әһәмияткә ия булган агарту һәм патриотик проектларга грант акчаларын җәлеп итү дә бик зур роль уйный.
Хәйрия, социаль юнәлештәге эшчәнлектә дә шактый эшләр башкарылган. Мәсәлән, район үзәк хастаханәсе белән берлектә йөкле хатыннарга психологик ярдәм итү кабинеты ачылды. Чиркәү һәм Феодор Болгарский исемендәге хәйрия фонды авырулар һәм мохтаҗлар өчен акча җыюны оештырды һәм мохтаҗ кешеләргә бу акчалар ярдәмендә кыйммәтле операцияләр өчен түләргә, дәвалау курсларын үтәргә мөмкинлек бирелде.
Миссионерлык һәм агарту чараларының саны һәм әһәмияте елдан-ел арта. Очрашуга йомгак ясаганда, район башлыгы диннең җәмәгать тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте һәм киләчәк эшләрендә дә уңышлар теләде. Шәһәребез исеме бүгенге көндә дини мәдәният үзәге буларак еракларга танылса, киләчәктә аның даны тагын да артыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев