Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кыз - тормыш яме

Кояшлы, җылы яз җиргә үзе белән иң матур бәйрәмнәрнең берсен - әниләр бәйрәмен алып килә. Әнидән дә якын һәм газиз кеше юктыр ул. Ул сине тудыра, бишек җырын көйләп тирбәтә, беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатлана, туган телне, халык моңнарын яратырга өйрәтә. Тормышны әниләрдән башка күз алдына китереп булмый....

Кояшлы, җылы яз җиргә үзе белән иң матур бәйрәмнәрнең берсен - әниләр бәйрәмен алып килә. Әнидән дә якын һәм газиз кеше юктыр ул. Ул сине тудыра, бишек җырын көйләп тирбәтә, беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатлана, туган телне, халык моңнарын яратырга өйрәтә. Тормышны әниләрдән башка күз алдына китереп булмый. Алар - яшәү яме.
Шушы көннәрдә генә Иске Рәҗәп Мәдәният йортында гүзәл затларыбызга багышланган "Тормыш яме һәм чәчәге - хатын-кыз" дип аталган зур концерт булды. Тамашачылар Мәдәният йорты директоры Резедә Каюмова, Лилия Минсафина, апалы-сеңелле Эльвира Гыйльметдинова белән Гөлнара Ситдыйкова, Рифат Минһаҗев, Илфат Исламов, Гөлсирин Сабирҗанова, апалы-сеңелле Резедә һәм Чулпан Галимова башкаруындагы җырларны бик җылы кабул иттеләр.
Казан театр училищесы студенткасы Эльвира Гыйльметдинова һәм Гөлсирин Сабирҗанованың татар халык һәм һинд биюләрен көчле алкышларга күмделәр. 5 нче класс кызлары да күмәк татар халык биюен башкарып халыкны сокландырдылар. Фирдүс Хәбибуллин, Чулпан Галимова, Илфат Исламов, Риназ Гатауллин катнашындагы уен-көлкеле тамаша бәйрәмгә үзенчә ямь өстәде.
Илсөяр Гәрәева, социаль хезмәткәр.
Иске Рәҗәп авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев