Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын тимурчылар...

Хәтер һәм кайгы көне кебек истәлекле даталар алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен җыештыру күптән инде традициягә керде. Ә менә үсеп килүче буынның бу традицияләрне дәвам итүе күңелдә җылы тәэсир калдыра. Без, Кузнечиха халкы, бу көн алдыннан һәйкәл янындагы күркәм үзгәрешләрне күреп гаҗәпләндек. Һәйкәл тирәсендәге мәйданны...

Хәтер һәм кайгы көне кебек истәлекле даталар алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен җыештыру күптән инде традициягә керде. Ә менә үсеп килүче буынның бу традицияләрне дәвам итүе күңелдә җылы тәэсир калдыра.
Без, Кузнечиха халкы, бу көн алдыннан һәйкәл янындагы күркәм үзгәрешләрне күреп гаҗәпләндек. Һәйкәл тирәсендәге мәйданны үләннән чистартканнар, һәйкәлне бизәгәннәр, рәшәткәгә Георгий тасмаларын беркеткәннәр. Ә моны олылар әйтүен дә көтеп тормыйча, үз инициативалары буенча каникулда безнең авылдагы әби-бабайларында ял итүче балалар эшләгән. Казаннан алтынчы класс укучысы Данил Рукавишников һәм Болгар белән Нурлаттан өченче класс укучылары Илья Еланин, Кирилл Бутулин моны эшләп кенә калмыйча, "Суар" музее янындагы үләннәрне җыярга да ярдәм иттеләр. Бу малайлар чын мәгънәсендә файдалы ял итәләр, тырышлыклары, тимурчылар эшен башкарулары өчен мактауга лаек.
Нинель Садриева,
Кузнечиха авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев