Борынгы Болгарда Россия Геройлары булып китте
Болгар музей-тыюлык территориясендә алар өчен экскурсия үткәрелде.
“Ватан Геройлары Вахтасы” Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстанда кунак булучы 12 Россия Герое борынгы Болгарда кунакта булып китте. Алар арасында якташыбыз, Татарстан егете, Россия Герое майор Иван Додосов та бар иде. Бу хакта ТНВ телеканалы хәбәр итте.
Экскурсия барышында кунаклар Болгар музей-тыюлыгының тарихи урыннарын карадылар, борынгы Болгарның тарихы һәм риваятьләре белән таныштылар. Шулай ук Болгар цивилизациясе музеендагы дөньядагы иң зур басма Коръән китабын да күрә алдылар.
Геройлар турында сюжет ТНВ телеканалында “Татарстан яңалыклары” тапшыруында күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев