Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган митинг локаль конфликтларда катнашучылар мемориалы янында узды.

Локаль конфликтларда катнашучылар мемориалы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг узды.

Бу чарага Әфган сугышы ветераннары гына түгел, якташлары, башка локаль конфликтларда катнашучылар, шулай ук һәлак булган һәм үлгән ветераннарның туганнары, җитәкчеләр, хезмәт коллективлары, ветераннар оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр мәктәпләре укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, юнармиячеләр дә килгән иде.

Куйбышев район хәрби комиссариаты чакырган 106 якташыбыз Әфганстан сугышын узып, хәрби интернациональ бурычын намус белән үтәде. Егетләрнең алтысы бик яшьли һәлак булды.

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов ветераннарга һәм барлык җыелганнарга котлау һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Митингта шулай ук ул Спас районына эш сәфәре белән килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, 

"Бу хәтер һәм кайгы көнендә без төрле елларда үз бурычын намус белән үтәгән сугышчыларның батырлыклары турында искә алабыз. Һәр буынга ниндидер сынау бирелә. Кемгәдер – Бөек Ватан сугышы, хәзер – махсус хәрби операция. Дөнья тыныч түгел. Дөнья картасында "Кайнар нокталар" һәрвакыт булды. Геройларыбызның батырлыгы халкыбызның һәм ярдәм күрсәткән илләрнең халыклары хәтерендә мәңге калыр дип ышанам", – диде Фәрит Хәйрулла улы.

Шулай ук бу көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе икенче шәһәр мәктәбенең юнармиячеләр отряды командирына отрядка якташыбыз, Әфганстанда һәлак булган герой Марат Мингалиевның мактаулы исемен бирү турында таныклык тапшырды.

Яшьләр исеменнән митингта катнашучыларга Павел Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы мөрәҗәгать итте. Егет яшь буын сугышчы-интернационалистларның батырлыгын мәңге онытмас һәм хөрмәт итәчәк, дип ышандырды.

Митингта сугышчы-интернационалистлар бердәмлеге рәисе, Әфган һәм Чечен кампанияләр катнашучы Ринат Шәрипов та чыгыш ясады.

Бер минут тынлыктан соң монументка сугыштан әйләнеп кайта алмаучылар истәлегенә кызыл канәфер чәчәкләре салынды.

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев