Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять, сәясәт

Болгарда махсус операциядә һәлак булучы истәлегенә мемориаль такта ачылды

Олег Бельбасов портреты белән истәлек тактасы шәһәрнең беренче мәктәбенә керү урынында урнаштырылган.

Беренче шәһәр мәктәбендә махсус операциядә һәлак булган Олег Бельбасов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Геройны искә алу һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен митингка Олегның әнисе, хатыны, балалары, якыннары, дуслары, җирле хакимият һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, педагоглар, укучылар җыелдылар.

Чыгышлардан һәм бер минут тынлыктан соң район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Олег Бельбасовның улы Данил һәм шәһәрнең беренче мәктәбе директоры Евгений Марянин тантаналы рәвештә мемориаль тактаны ачтылар.

Чара ахырында мемориаль тактага митингта катнашучылар тере чәчәкләр салдылар. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Тулырак мәгълүматны газетабызның 2023 елның 15 сентябрендәге санында укыгыз.
Газетага язылмаучылар яңа санны азык-төлек кибетләреннән сатып ала алачак: "Кузьмич" (Рабочий урамы), "Вера" ( Ленин урамы) һәм "Теремок" (Дзержинский урамы).
Шулай ук яңа санны газета редакциясендә сатып алырга мөмкин. Адресы: Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23а.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев