Болгарда яшәүче «Ана даны – Материнская слава» медаленә лаек булды
Бүләкләү тантанасы «Казань Экспо» үзәгендә булды.

«Казань Экспо» үзәгендә узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында агросәнәгать комплексының 2024 елда эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде. Чарад Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырыштан соң бүләкләү тантанасы булды. Спас район дәүләт ветеринария берләшмәсе санитары, ире белән юергә алты бала тәрбияләп үстерүче Ирина Столяровага «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.
Котлауда билгеләп үтелгәнчә, бу югары бүләк алты бала тәрбияләүче Ирина Павловнаның фидакарь хезмәте һәм ана мәхәббәтенә ачык дәлил. Ул башкалар өчен гаиләгә тугрылык, Татарстанның лаеклы гражданарын тәрбияләү үрнәге булып тора.
Исегезгә төшерәбез, «Ана даны – Материнская слава» медале Татарстанда күп балалы әниләргә 2000 елның 1 ноябреннән башлап тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев