Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар музей-тыюлыгының тарихын саклаучы

Суфия Пахомова музейда инде чирек гасыр эшли.

Болгар музей-тыюлыгы турында сөйләгәндә, без, беренче чиратта, экскурсоводлар турында уйлыйбыз. Чөнки алар һәрвакыт күз алдында. Нәкъ алар туристларны каршы алалар һәм озаталар, экскурсияләр барышында Идел буе болгарлары тарихының серләрен ачалар, борынгы ядкарьләр белән таныштыралар.

Әмма музей-тыюлыкта башка хезмәткәрләр дә җитәрлек. Һаман күз алдында булмаганга күрә, без алар турында белмибез дә диярлек. Алар – музей фондларында эшләп, чал тарихның чын шаһитлары булган борынгы ядкарьләрне кадерләп саклаучылар.

2024 елның 1 гыйнварында Суфия Пахомованың Болгар музей-тыюлыгында эшли башлавына чирек гасыр була. Хәзер Суфия Гыйльфан кызы – музей коллекцияләрен саклау бүлеге мөдире.

Коллекцияләр ел саен тулылана. Казу эшләре барышында табылган яңа археологик материаллар китерелә.

Суфия Пахомова идарә итүче фондларда архив фотолары, сирәк очрый торган гарәп графикасы һәм славяннарның дини китаплары, сынлы сәнгать үрнәкләре һәм башка күп нәрсәләр бар. Болар барысы да – тарихны һәм истәлекләрне яңа буыннарга тапшыручы чын шаһитлар.

Тик Суфия Гыйльфан кызы эше тарихи кыйммәтләрне саклау белән генә чикләнми. Ул шулай ук туристлар өчен экскурсияләр үткәрә, тыюлык кунакларын каршылый һәм озата. Суфия Пахомова сүзләре буенча, быел тыюлыкка туристлар аеруча күп килгән, һәм аларның төп өлеше – Россиянең башка төбәкләреннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев