Болгар музей-тыюлыгында «Кышкы уеннар — Болгар батырлары» фестивале узды
Абсолют җиңүче – Болгар батыры исемен беренче мәктәп укучысы Эмиль Минсафин алды.
1 мартта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кышкы уеннар – Болгар батырлары» спорт-тарихи фестивале узды. Чарага Татарстан Республикасының Әлки һәм Спас районнарыннан 12 яшьтән 22 яшькә кадәрге 200гә якын катнашучы җыелды.
Фестивальне ачу тантанасында кунакларны Болгар музей-тыюлыгы директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рәфис Әхмәтҗанов, Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сәламләде. Алар катнашучыларга уңышлар, онытылмаслык тәэсирләр теләделәр.
Фестиваль ярышлары сигез этапны үз эченә алды. Алар арасында спорт-тарихи һәм интеллектуаль сынаулар да бар иде. Катнашучылар борынгы Болгар тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр, сорауларга, шул исәптән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган темага сорауларга җавап бирделәр. Спорт биремнәренә уктан ату, ау чаңгысында дистанцияне үтү, сөңге ыргыту, печән капчыгын һәм капкага алка ыргыту, шулай ук авырлык күтәрү керде. Барлык ярышлар да Идел буе Болгарына хас булган тарихи реконструкцияләргә һәм кышкы уеннарга нигезләнгән иде.
Ярышлар тәмамланганнан соң катнашучылар традицион ризыклар - ботка, кайнар коймак һәм хуш исле чәй белән көчләрен яңарттылар. Фестиваль катнашучыларга күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Фестивальнең ябылу тантанасында җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Абсолют җиңүче – Болгар батыры исемен беренче мәктәп укучысы Эмиль Минсафин алды.
Калган җиңүчеләр:
Яшь категориясе 12-14 яшь
Егетләр:
1. Владимир Казаков (Антоновка мәктәбе)
2. Роман Завьялов (кадет мәктәбе)
3. Егор Агарков (кадет мәктәбе)
3. Денис Борисов (Никольск мәктәбе)
Кызлар:
1. Карина Исланова (кадет мәктәбе)
2. Зарина Сәгыйрова (Болгарның беренче мәктәбе)
3. Руфинә Минсафина (Иске Рәҗәп мәктәбе)
Яшь категориясе 15-17 яшь
Егетләр:
1. Рәис Әхмәтҗанов (Болгарның беренче мәктәбе)
2. Кирилл Моисеев (Болгарның икенче мәктәбе)
3. Максим Шмырин (Болгарның икенче мәктәбе)
Кызлар:
1. Лиана Сабирова (Болгарның икенче мәктәбе)
2. Василиса Рожкова (Спас тармак технологияләре техникумы)
3. Екатерина Палагина (Болгарның икенче мәктәбе)
18-22 яшь категориясе
Егетләр:
1. Станислав Мамаев (Әлки районының Чуаш Борнае мәктәбе)
2. Геннадий Лифантьев (Спас тармак технологияләре техникумы)
Кызлар:
1. Алисә Гарифуллина (Иске Рәҗәп мәктәбе)
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ФОТО: Болгар музей-тыюлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев