Шәһәр кафеларының берсендә өлкәннәр өчен табын корылды.
Күптән түгел узган Өлкәннәр көне уңаеннан кичә шәһәр эшмәкәрләре Наилә һәм Фазылҗан Ошуровлар район администрациясе һәм Спас районы һәм Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр катнашуында районның өлкәннәре өчен бәйрәм табыны оештырдылар. Кафега җыелган утызлап кеше арасында мөселманнар да, христиан динен тотучылар да бар иде.
– Без бәйрәм төрле дин вәкилләрен берләштерсен, дип тырыштык. Бу Татарстанда барлык милләт һәм дус вәкилләренең дус-тату яшәүләренә тагын бер кат дәлил булып тора, – дип билгеләп үтте Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.
Хәзрәт шулай ук үз хисабына бәйрәм табыны оештырган кафе хуҗалары – эшмәкәрләр Наилә белән Фазылҗан Ошуровларга да чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
– Мондый бәйрәмне быел беренче тапкыр оештырсак та, киләчәктә ул күркәм традициягә әверелер, дип ышанабыз. Кафега килүчеләрнең барысы да сый-хөрмәттән дә, аралашудан да бик кәнәгать калдылар, – дип ассызыклады Фәрһад хәзрәт.
Нет комментариев