Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны сөендереп бүләкләр тапшырдылар

Республиканың "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында мәктәпкә укырга керергә җыенучы ике йөзгә якын балага бүләкләр тапшырдылар. Ирина ТЕЛИЦЫНА

Беренче класска укырга керүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү максаты белән оештырылган бу акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Баштарак, акция барышында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга гына бүләкләр тапшырылган булса, менә инде икенче ел бу бәйрәмгә булачак беренче класс укучыларының барысын да чакыралар. Аларга, уку кирәк-яраклары салынган букчадан тыш, "Мәктәп -2017" дип язылган бейсболкалар да өләшеп чыктылар.
Фестиваль-вакыйгалар комплексында уздырылган әлеге чарага килүчеләр күп булды. Залны төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр. Әлбәттә инде, бәйрәмчә матур итеп киенеп килгән балалар игътибарны күбрәк җәлеп итте. Бирегә аларның әти -әниләре, танышлары, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм бу игелекле акциягә битараф булмаган олы җанлы кешеләр дә килгән иде.
Бәйрәмгә Балалар иҗат йорты волонтерларының чыгышы да үзенчә ямь өстәде. Волонтерларга мәктәп укучылары, шәһәрдәге балалар бакчалары тәрбиячеләре дә кушылып, төрле театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр. Әлбәттә инде, укырга керергә җыенган балалар да читтә калмады. Бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Камил Нугаев җылы котлады һәм хәйрия акциясенең төп иганәчеләренә рәхмәтен ирештерде. Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волостнова, "Экосервис" җәмгыяте директоры урынбасары Марат Миңнеханов акциянең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтеп, балаларга укуда зур уңышлар теләделәр.
Бәйрәм турындагы фикерләре белән балалар да, аларның әти-әниләре дә теләп уртаклаштылар.
- Олы улым Даниэль белән килгән идек, - диде Полянкадан Светлана Кузьмина. - Бүләкләрне шатланып миңа да күрсәтте. Бала күңелен күргәннәре өчен бик зур рәхмәт, кылган игелекләре үзләренә артыгы белән кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев