Дин бәйрәмнәре календаре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.
Бүген Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме һәм Корбан гаетеның кайчан билгеләп үтеләчәге билгеле булды. Мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең календарен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы раслады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ураза бәйрәмен Татарстан халкы беренче шәүвәл 10 апрельдә билгеләп үтәчәк.
Корбан гаете исә зөлхиҗә аеның 10нчы кичәсе 16 июньдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәре Татарстанда ял көннәре булачак.
Нет комментариев