Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Валентина Олейничук: Ярый әле укытучы булганмын

Икенче шәһәр мәктәбенең яшь педагогы Валентина Олейничук укучыларында чит телгә мәхәббәт тәрбияли.

Валентина Олеговна сөйләгәнчә, мәктәптә укыган чакта укытучыларына, кайбер тәртипсез классташларына карап: "Авыр, ялыктыргыч хезмәт, рәхмәт ишетмисең. Беркайчан да укытучы булмыйм!",  дип үз-үзенә сүз бирә.   Һәм менә, 13 ел вакыт үткәч, ул өйдә үз укучыларының дәфтәрләрен тикшереп утыра. Укытучы хезмәтенә карашы да нык үзгәргән.

– Кабинет янына килеп җитәм. Ишек төбендә инде портфельләр өелеп ята. Укучылар, мине күреп: "Hello, teacher! Hello!", дип кочарга киләләр. Шундый мизгелләрдә "Ярый әле укытучы булганмын" дигән уй туа, – ди Валентина Олеговна. – Кабинетка керәм. Минем белән бергә кергән укучылар, кырмыскалар кебек, сыйныф буенча тарала. Дәрескә әзерләнә башлыйм. Һәрвакыттагыча, өстәл тирәсендә 6-8 кешедән торган төркем җыела. Сорауларга җавап бирергә өлгермим. Бу кирәк тә түгел. Алар өчен минем игътибар белән тыңлавым да җитә. Сөйләп бетерергә мөмкинлек бирәм.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Валентина Олеговна дәресләрне икенче мәктәптә генә алып бармый. Әле ул Полянка мәктәбендә инглиз телен укытырга да өлгерә. Шулай ук «Солнышко» бакчасына һәм балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар белән дә шөгыльләнә. Балалар иҗат йорты каршындагы «CoolVideo» видеороликлар ясау буенча район берләшмәсенә җитәкчелек итә. Моннан тыш, күп балалы әни дә. Анна, Варвара һәм Злата исемле кызлары бар.

– Иң истә калган вакыйга – Бөтенроссия "Балтыйк Артекы" яшьләр форумының проектлар конкурсында җиңү булгандыр, – дип сөйли педагог. – Өч йөз проект арасында утызы гына сайланды, алар арасына минем проект та керде. Җиңү өчен йөз мең сумлык грант алдым. Бу миңа үз-үземә ышанычны арттырырга ярдәм итте. Шулай ук укучыларымның төрле конкурсларда җиңүләре дә миңа онытылмас тәэсирләр бүләк итә. Алар өчен, аларга ярдәм итә алганым өчен сөенәм. Нәкъ менә укучыларым мине көн дәвамында елмаерга мәҗбүр итеп, күңел күтәренкелеге бүләк итәләр, чөнки алар белән башкача булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев