Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Укырга кая керергә?

Шәһәрдәге икенче урта мәктәптә өлкән класс укучылары өчен һөнәр сайлау сәгате үткәрделәр.

Әлеге чарада шәһәрдәге урта, Ким, Бураково мәктәпләренең 9-11 класс укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты. Укучыларны хезмәт базарындагы хәлләрнең торышы, бүгенге көндә кайсы белгечләрнең күбрәк таләп ителүе турында ТИСБИ идарә университеты, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм дәүләт аграр университеты вәкилләре сөйләде. Алар алдагы 5-10 елга фаразлар белән дә таныштырып үттеләр. Һәм, әлбәттә инде, югары уку йортларына керү шартлары, укуны тәмамлагач эшкә урнаштыру белән бәйле сорауларга ачыклык керттеләр.
Шунысын әйтергә кирәк, мондый очрашулар укучыларга һөнәр сайлаганда тиешле юнәлеш бирә, хезмәт базарында аеруча популяр саналган белгечлекләрне ачыкларга ярдәм итә. Соңыннан өлкән класс укучылары югары уку йортлары вәкилләре белән аралашты, аларга кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев