Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарча диктант яздылар

Шәһәрнең һәм районның өч йөздән артык кешесе Бөтендөнья күләмендә уздырылган “Татарча диктант” акциясендә катнашты.

Барлык мәктәпләрдә узган әлеге акциянең максаты дөрес итеп язуга, татар әдәби телен өйрәнүгә, орфография һәм грамматика буенча хаталарны тикшерә белүгә, гомумән, татар теленә карата кызыксыну уятудан гыйбарәт.
Татарча диктант язу буенча үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында укытучылар, мәктәп балалары, аларның әти-әниләре, шулай ук олы яшьтәге кешеләр дә бар иде. Акциядә катнашучылар игътибарына Татарстанның халык шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин әсәреннән бер өзек тәкъдим ителде.
Диктант нәтиҗәләре 30 көннән соң httр://diktant.tatar. рәсми сайтта басылып чыгачак.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев